Поручиклылар сөенде

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Узган ел ахырында 120 хуҗалыгы булган Поручик авылында мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Мәдәният учак шактый тузган иде: ул хәзер эчке һәм тышкы яктан танымаслык булып үзгәргән.
Бу бина 50 ел элек мәктәп буларак төзелгән була. Шул дәвер эчендә клубка ныклы ремонт ясалмады, түбәсеннән су үтеп иза чиктек, идәннәр шактый тузган иде, ди мәдәният йорты директоры Гадәния Борһанова. Ул биредә 13 ел эшли.
Җирле бюджеттан капиталь ремонт өчен 2 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. 2012 елда бинаның түбәсе өр-яңадан ябылды, узган ел исә фасад яңартылды, ишек-тәрәзәләр, электр һәм җылылык системалары алыштырылды. Бинаның эчке өлеше сылап-буялды, идәннәр алыштырылды. Эчке бизәү эшләрен «М-строй» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкарды. Кыскасы, мәдәният йорты яңа елга яңарып, төзекләнеп керде.
Мәдәният хезмәткәрләре яңа елга кызыклы, мавыктыргыч тамаша әзерләде. Район башлыгы Татьяна Воропаева клубта булып, поручиклылар шатлыгын уртаклашты, җылы теләкләрен юллады. Поручиклылар район башлыгына зур эш башкарган өчен чиксез рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International