Елга нәтиҗә ясыйбыз

2013 елның 28 декабре, шимбә
26 декабрьдә Татьяна Воропаева шәһәр мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, активистлар белән очрашты. Ул киләчәгебезнең яшьләр кулында булуына басым ясап, акыллы фикер йөртеп, уңган кешеләр булырга өндәде. Бүгенге көндә район-шәһәрдә киләчәк буын өчен зур эшләр башкарылуын ассызыклап, алга таба аларның да шушы юнәлештә мәрхәмәтле гамәлләр белән туган Зәебезнең горурлыгы булуларын теләде. Ә укучылар үз чиратында район башлыгына рәхмәт йөзеннән «Мәктәп проекты»ның җимеше булган үзләре тәрбияләп үстергән гөлне бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International