Елга нәтиҗә ясыйбыз

2013 елның 28 декабре, шимбә
Дүшәмбе көнне “Космос” яшьләр үзәгендә район башлыгының бала алып тәрбияләүче зәйлеләр белән очрашуы аеруча җанлы, җылы узды.
Бүгенге көндә район-шәһәрдә шундый 22 гаиләдә 37 бала тәрбияләнә. Татьяна Воропаева “Космос” яшьләр үзәгенә чакырылган бу гаиләләргә: “Берничә баланы тәрбиягә алып, аларны гаиләгә калыплаучы, тәрбияләүчеләр алдында баш иярлек. Сезнең бу гамәлне каһарманлыкка тиңлим, сәламәт, имин булыгыз, катлаулы, авыр эшегездә уңышлар, җитәрлек көч-куәт, түземлек, сабырлык телим”, – диде.
Район башлыгы быел район-шәһәрдә башкарылган эшләр, муниципаль программалар, мәшгульлек, алда торган бурычлар турында бәян итте, очрашуга килүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Аннан ул һәр гаиләгә сүз биреп, тәрбиягә алынган балалар, аларның уңышлары, проблемалары турында белеште. Һәр гаилә – гыйбрәтле язмышлы, сокланырлык һәм үрнәк алырлык. Очрашу-аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International