Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
Шәхси составка һәм җәмәгатьчелеккә яңа хәрби комиссарны район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты контракты буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы подполковник Андрей Козлов тәкъдим итте.
Майор Динар Хәсәновның хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын да кертеп, зур хезмәт тәҗрибәсе бар, дип билгеләп үтелә.
Чарада катнашучылар аңа район һәм ватаныбыз иминлеге өчен уңышлы эш теләделәр.