«Инжиниринг һәм инновацияләрне яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россиянең эре корпорацияләре белән тәэмин итүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «үстерү» программасы кысаларында конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итте. Программа эре корпорацияләр таләпләренә туры килә торган инновацион продукция эшләү һәм булдыру өчен Россия технологик компанияләренә ярдәм итүне күздә тота. Күрсәтелгән Программа кысаларында грант алучының һәм заказ бирүче корпорациянең яңа продукция эшләү өлешендә тыгыз хезмәттәшлеге тәэмин ителә. Корпорацияләрне яңа чишелешләр булдыруга турыдан-туры җәлеп итү Россия сәнәгате өчен актуаль һәм кирәкле проектларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Грантның максималь күләме 250 млн сум тәшкил итә. Продуктны эшләп бетерүне финанслау 3 ел дәвамында алып барыла, ә тагын 3 ел эчендә грант алучыга, алынган бюджет акчаларыннан биш тапкыр артыграк, эшкәртүне коммерцияләштерүне тәэмин итәргә кирәк була. Компанияләрне сайлап алу дәүләт финанс ярдәме чаралары порталында гамәлгә ашырыла. Сайлап алуда катнашу өчен технологик компанияләргә түбәндәгеләр таләп ителә: 1. АИС "Ярдәм үзәге" компаниясендә квалификация узарга; (https://ais.innosc.ru/); 2. Заказ бирүче корпорациянең җитештерелә торган продуктка ихтыяҗы расланырга тиеш. Сайлап алуда катнашырга. Гаризалар 2026 елның 20 маена кадәр кабул ителә.