Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр күнекмәләре һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйлеләр ачык һавага сәламәтлеккә һәм актив яшәү рәвешенә таба тагын бер кат адым ясау өчен җыелды. “Барс” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Абдуллина Гөлназ Ризаттин кызы катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешенә өндәп кенә калмыйлар, ә берләштерәләр дә.