Рияз Комаров Зәй сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашты

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Очрашу «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге ярдәмендә оештырылган «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы кысаларында узды.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров Зәй шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә булды. Сәфәрнең сәбәбе-яшь зәйлеләрнең партиянең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә торган «Балалар илне ясый» республика рәсем конкурсында актив катнашуы. Быел конкурс үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Рияз Комаров тәкъдиме буенча яңа номинация булдырылды — «Яңа регионнарга ярдәм итү өчен Татарстан предприятиеләре» дип атала. Зәйнең яшь рәссамнары патриотизмга, цифрлы үсеш темасына, шулай ук Татарстан предприятиеләренең азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә һәм фронтка ярдәм итүенә багышланган эшләрне иҗат итеп,  бәйгегә зур энтузиазм белән кушылдылар. Визит барышында депутат сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары белән аралашты, балалар рәсемнәренең ничек барлыкка килүен күрде һәм яшь талантларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. "Балаларның гуманитар ярдәм темасына нинди күңел һәм ихласлык белән якын килүләрен күрү сөендерә. Аларның рәсемнәре-кәгазьдәге буяулар гына түгел, бу бердәмлек, яхшылык һәм чын патриотизмның тере дәлиле. Ышанам ки, «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы бик күп талантларны ачарга һәм үсеп килүче буында безнең зур Ватаныбыз язмышына катнашу хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Рияз Комаров.

Шул ук көнне балалар сәнгать мәктәбендә «Татарстан» ДТРК телеканалы төшерү төркеме эшләде. Журналист Дмитрий Второвның сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең республика конкурсында катнашуы турындагы сюжеты «Татарстан хәбәрләре» мәгълүмати программасында чыгачак.

 Исегезгә төшерәбез, «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы «Татарстан» ДТРК, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ ярдәмендә үткәрелә. Муниципаль этапка йомгаклар балаларны яклау көненә, ә республика этабына - Россия көненә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International