«Алтынчәч» балалар бакчасында Кошлар көнен искиткеч матур һәм эчтәлекле итеп билгеләп үттеләр! Балалар һәм әти-әниләр «Сыерчык оясы» акциясендә катнашты. Яңа сыерчык оясы ясау - балалар өчен шатлык кына түгел, табигатьне саклауда мөһим өлеш тә ул.
Кошлар - безнең тугры дусларыбыз һәм мондый акцияләр кошларга, бигрәк тә шәһәр мохитендә оя кору өчен уңайлы урын табарга ярдәм итә.
"Иң матур сыерчык оясын Әһлиуллина Амелиянең бабасы – Рәйхәт абый һәм Наталья белән Марина Пукаеваларның әтисе Алексей Васильевич ясады. Балаларның әтиләре Рушат Радикович һәм Алексей Васильевич сыерчык ояларын урнаштырырга булышты.
Гаилә тәрбиясе балаларга экологик белем бирүдә төп рольне уйный. Сыерчык оялары ясау, өмәләрдә катнашу һәм агач утырту кебек уртак чараларга җәлеп итеп, ата-ана балада табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш тәрбияли", - дип саный балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.
Балалар бакчасы педагоглары кечкенәдән экологик тәрбиянең мөһимлеге турында болай дип сөйлиләр:
«Иң элек бу - табигать турында кайгырту. Без балаларны әйләнә-тирә дөньяга игътибарлы булырга өйрәтәбез. Икенчедән - күзәтү. Хәзер инде кошларның яңа ояга күченеп яши башлауларын, аларның гадәтләрен күзәтеп торырга мөмкин булачак. Өченчедән – күтәренке яз кәефе. Сыерчык оясы барлыкка килү - язның һәм яңаруның бер билгесе. Озакламый сыерчык оясында беренче кошларыбыз пәйда булыр дип өметләнәбез!»