Район мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр

2026 елның 20 марты, җомга

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шәһәр һәм районның 28 мәчетендә үткән бәйрәм намазы зәйлеләрне бергә берләштерде, алар ай дәвамында ураза тоттылар. Изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән бу якты бәйрәм Зәйдә ислам традицияләренең  нык булуын, ә дога кабат төрле  буын кешеләрен берләштерүен  раслады. Иртә таңнан шәһәр урамнары бәйрәм киемнәрендәге кешеләр белән тулды. Төп җыелу урыны Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчет булды. Инде иртәнге 6:30 да биредә  коръән укыла башлады. Район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин мәхәллә кешеләренә вәгазь сөйләде. Ул Ураза бәйрәменең рухи әһәмиятен, җәмгыятьтә шәфкатьлелек  һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеген искәртте.

 Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул мөселманнарны якты Рамазан ае тәмамлану белән котлады һәм дин әһелләренең район тормышына керткән өлешләрен ассызыклады:

"Ураза бәйрәме белән! Районыбызның имин тормышы, иман рухы һәм яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен барлык дин әһелләребезгә аерым рәхмәт. Без илебез хакына батырлыклар кылучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга догалар белән ярдәм итәбез һәм зәйлеләргә әлеге изге эштә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Барыгызны да киләчәктә дә күпмилләтле районыбызда тыныч һәм тату яшәргә, аның икътисады үсешенә үз өлешегезне кертергә чакырам. Иң мөһиме- баш очындагы күгебез аяз булсын, илебездә тынычлык урнашсын иде! Һәр йортта яхшылык хөкем сөрсен, барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм бәйрәм кәефе телим!"- диде Разиф Галиевич.

 Нәкъ 7:30 да мөселманнар бердәм омтылыш белән гает намазы укыдылар, аннан соң рухи бердәмлек атмосферасы салмак кына җылы аралашуга күчте. Күркәм гадәт буенча, бу көнне мәчеткә килгәннәрнең барысын да урамда сый көтә иде. Оештыручылар мәхәллә кешеләре өчен, исламда хөрмәт ителә торган кунакчыллык һәм юмартлык символын саклап, хуш исле пылау һәм кайнар чәй әзерләделәр. Бүген дин тотучылар гыйбадәт кылып кына калмый, туганнарына кунакка да килә, бүләкләр дә бирә һәм мохтаҗларга ярдәм дә итәләр. Бу бәйрәмдә, бигрәк тә бәйрәм намазыннан соң мөселманнар шулай ук туганнарының каберләренә баралар. Ураза бәйрәме дәвам итә, йортларны шатлык һәм яктылык белән тутыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International