Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И.А. Комаров ел саен округ иҗтимагый проектын - «ФормАрт» урам сәнгате фестивален гамәлгә ашыра. Фестиваль урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә. 2026 елда фестивальнең төп тематикасы Россия халыкларының бердәмлеге булачак. Фестивальне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Идел буе федераль округында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» милли мәдәни оешмалар, Киров өлкәсе Хөкүмәте, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары оештыра. Фестивальгә гаризалар бирү вакыты 2026 елның 3 маена кадәр дәвам итә.