Зәйдә театр көненә багышланган чаралар дәвам итә

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә 27 мартта билгеләп үтелә торган театр көненә багышланган чаралар циклын дәвам итә.

Китапханә хезмәткәрләре 3 нче урта мәктәп укучылары өчен чираттагы "Фильмга кастинг" үткәрделәр. Балалар өчен бу - дулкынландыргыч сынау булды, ләкин алар үзләренең сәләтләрен, күпкырлы асылташлар кебек, бар яклап ачтылар, финалда үзләре алдына куелган бурычны уңышлы үтәделәр!  Балалар үзләре өчен әзерләнгән барлык мастер-классларда зур активлык күрсәттеләр. Кемнеңдер бар да әйбәт килеп чыкты, ә кемдер кызыклы образлар тудырды, ләкин һәр бала кастингта бик теләп чыгыш ясады. Алар өчен төп бүләк сәхнә куелышы һәм, әлбәттә инде алар  өчен әзерләнгән татлы сыйлар булды.

Театр чаралары циклы яңа якты хисләр һәм тәэсирләр китереп алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International