Зәй эшче яшьләре кышкы корпоратив уеннарда катнашты

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Спарта» Сәламәт яшәү рәвеше яшьләр клубында (ипподром территориясендә) эшләүче яшьләр өчен якты кышкы корпоратив уеннар узды! Бу чара милли проектның төрле предприятие һәм оешмалар яшь белгечләрен ничек берләштерүенең искиткеч үрнәге булды. Ярышка 10 команда чыкты. Эшче яшьләр хезмәт куя гына белмиләр, җиңүгә дә сәлатле булуларын күрсәттеләр. "Мондый чаралар коллективны  берләштерүгә китерә"-дип чарада катнашучы бер балалар бакчасы хезмәткәре үзенең фикерләре белән уртаклашты. "Спорт мәйданчыгында  авырлыкларны бергәләп җиңү, безне эштә үзара тиз аңлашуга да китерә. Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашам һәм бу миңа  башка коллектив хезмәткәрләре белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм гоүмән вакытны бергә файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге дә бирә"-диде завод вәкиле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International