Зәйдә махсус хәрби операция катнашучысы М.М. Кутняковны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы - Кутняков Михаил Михайлович белән хушлашты. Традицион мәтам чарасы Зәй-2 мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең әтисе, апасы, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Михаил Алексеевич, Лилия Михайловна, Михаил Михайловичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасының Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалтуга бәйле кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам. Якын кешеңне югалту авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Безнең бурыч якты киләчәккә омтылу, балалары һәм оныклары өчен иң кыйммәтле - үз тормышын биргән кешеләргә лаеклы булу. Михаил Михайлович зәйлеләрнең йөрәкләрендә чын ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч йокласын!”- диде Разиф Галиевич.

Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән район кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен өлкән белгеч - район хәрби комиссариаты эксперты Георгий Борисов җиткерде.

Михаил Михайловичны соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Михаил Кутняковны Сарсаз-Баграж авылы зиратында җирләделәр.

Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International