Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
2026 елның 7 марты, шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Хатын-кыз булу – бөек миссия. Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаилә учагын саклыйсыз, шатлык, гармония һәм тынычлык алып киләсез. Сезнең җан җылыгыз, зирәклегегез һәм башкаларны аңлый белүегез якыннарыгызны бәхетле итә. Сез – ир-атларның илһамландыручы көче, ышанычлы терәге һәм аларның төп таянычы. Муниципаль районыбыз хатын-кызлары эш урыннарында да, өйдә дә бердәй уңганнар, хезмәт эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә үз вазифаларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкаралар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хезмәт сөючәнлегегез, зирәк үгет- нәсыйхәтләрегез, төпле киңәшләрегез, гаилә учагы җылысы өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу көнне аерым рәхмәт сүзләрен алгы сызыкта хәрби бурычларын намус белән үтәүче, Ватанны саклаучы якташларыбызның тормыш иптәшләренә һәм әниләренә юллыйм. Алар - сезнең өчен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен генә түгел, ә бөтен районыбыз халкы өчен - каһарманнар! Илебез азатлыгын саклаучыларга маскировка челтәрләре үрүче, җылы оекбашлар бәйләүче, киемнәр тегүче, коры ашлар һәм витаминлы чәйләр әзерләүче хатын-кызларыбызны да аерым билгеләп үтәсем килә. Игелекле эшләрегез, күңел җылыгыз, дөньяны мәрхәмәтлерәк итә белүегез һәм ир-атларны кыю гамәлләргә рухландыруыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, иң яшерен теләкләрегезнең чынга ашуын һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын телим. Сезнең тормышыгыз да, якынлашып килүче яз кебек, һәрвакыт кояшлы, имин һәм матур булсын! Һәркайсыгыз якыннарыгыз һәм туганнарыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәсен!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Зәйлеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Бүген зәйлеләр Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапхәнәдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды.
Зәйдә Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган чара узды
Бүген 24 нче апрельдә, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Яздан аерып булмый Тукайны» шигърият бәйрәме уздырылды.
Ил осталары белән дан тота
22 апрельдә "Алтынчәч" балалар бакчасында "Бәхетле балачак" шигырь укучылар конкурсы узды.
23
апрель, 2026 ел
“Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша
Язгы чорда, Зәй муниципаль районының территориясен кирәкле санитар хәлгә китерү йөзеннән, экологик торышны яхшырту максатыннан, “ Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз