Зәйдә активистларны котладылар

2026 елның 6 марты, җомга
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яшьләр үзәгендә «Макраме»масксети волонтерлар төркеме активистлары белән җылы очрашу булды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Марат Хәбибуллин хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән котлады. Ул активист хатын-кызларның районыбыз үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте һәм аларга битараф булмаганнары, игелеклелекләре һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Марат Мөдәрис улы волонтерларга язгы кәеф, нык сәламәтлек һәм изге эшләрендә яңа уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International