2026 елның 19-22 февралендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары Минеева Алинә, Комендантов Максим, 4 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Алава Руслана олимпиадада катнашу йомгаклары буенча җиңүчеләр булдылар.
Призерлар: 4 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Ревин Егор, 7 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Смирнова Владлена, Ярмөхәммәтова Азалия, Егорова Виктория, 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Константинов Егор, Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучы Михайлова Мария, 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Глушков Всеволод, Сәвәләй урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Петров Федор һәм Агапов Руслан.
Укучыларның физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар: Краснова Регина Рафис кызы- 7 нче мәктәпнең физик культура укытучысы, Краснов Юрий Васильевич- 4 нче мәктәпнең физик культура укытучысы, Белышева Рәзидә Исмәгыйль кызы- Сәвәләй урта мәктәбенең физик культура укытучысы, Черкасова Фәния Шадрсәет кызы – Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең физик культура укытучысы, Галиев Дамир Зәил улы- 3 нче мәктәпнең физик культура укытучысы, Ширяев Александр Иванович һәм Ермолаев Сергей Иванович- 6 нчы мәктәпнең физик культура укытучылары.
Котлыйбыз!