2026 елның 17-21 февралендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен, инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Зверев Аким һәм 11 нче сыйныф укучысы Галимова Азалия (укытучылары: Таймасова Резидә Минефәнис кызы) олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар.