17-19 февральдә «Республика олимпиада үзәге» ДАМУнең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Абдуллина Аделя, 8 сыйныф укучысы Сафронова Полина, 11 сыйныф укучысы Кандалинцев Кирилл олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар. Олимпиада призерларын гимназиянең рус теле һәм әдәбияте укытучылары :Ильина Наталия Владимировна һәм Әхмәтвәлиева Римма Миңнегали кызы әзерләделәр.