Спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

20-24 февраль көннәрендә Токсово бистәсендә (Ленинград өлкәсе) спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды (дисциплина: ирекле көрәш): 16 яшькә кадәрге кызлар арасында Россиянең 15 төбәге, шулай ук Белоруссия Республикасы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Татарстан Республикасының өлкән тренеры Салихов Рамил Равил улы җитәкчелегендәге “Зәй” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты: 50 кг авырлык категориясендә Давлятова Дина - чемпион, Гәфиәтуллина Джулия 39 кг авырлык категориясендә шулай ук чемпион булды. Горошко Есения, Дәвкәева Әлфинә, Әгъләмова Айзә өченче урын өчен көрәштә җиңелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International