22 февраль көнне “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында “Атказанган спорт мастеры Ф.П.Симашев призы” чаңгы ярышлары тәмамланды. Әлеге ярышлар чын чаңгы спорты бәйрәме булды, анда катнашучыларга да, күп санлы җанатарларга да онытылмаслык хисләр бүләк итте. Команда зачеты йомгаклары буенча: 1 урынны Татарстан Республикасы командасы (1411 очко), 2 урында Свердловск өлкәсе (985 очко), 3 урында Пермь крае (584 очко) алды.