Шушы көннәрдә районның Социаль фонды клиентлар хезмәтендә «2025 елда эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре" буенча хезмәт коллективы киңәшмәсе узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, ОСФРның ТР буенча матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы Раил Гайнуллин, партнер оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә доклад белән Социаль фонд клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова чыгыш ясады. Ул клиент хезмәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2026 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, аннары өлкән буын аралашу үзәгенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеше турындагы нотык белән Сергей Максимов чыгыш ясады. Сергей Васильевич социаль фонд клиент хезмәтенең районның тотрыклы үсешенә керткән өлешенә һәм район халкының өчтән берен диярлек тәшкил иткән өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы, намуслы мөнәсәбәтенә югары бәя бирде.
Киңәшмә ахырында Раил Наил улы клиентлар хезмәте коллективын һәм чакырылганнарны 2026 елга Татарстан Республикасы СФР бүлегенең өстенлекле бурычлары һәм проектлары белән таныштырды. Ул клиент хезмәтенең 2 хезмәткәренә ТР ОСФР бүләкләрен тапшырды.