Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, тыл,
Кораллы Көчләр ветераннары, хәрби хезмәткәрләр, бүген ил сагында торучы батыр ир-егетләребез!
Сезне тирән хөрмәт белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрик итәм!
Ватаныбыз тарихының бар чорында ир-егетләребез ил чикләрен сакладылар, батырлык үрнәкләре күрсәттеләр һәм хәзер дә махсус хәрби операция кысаларында батыр ир-егетләребез ил иминлеген саклый. Бу көнне без Кораллы Көчләрнең барлык буынын хөрмәтлибез.
Армия – илебез бәйсезлегенең, халкыбыз иминлегенең ышанычлы гаранты ул, анда хезмәт итү гражданлык бурычы гына түгел, горурлык та. Батырлыклары һәм хәрби традицияләрне саклауга керткән лаеклы өлешләре өчен Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, хәрби-интернационалистларга, запастагы солдатларга һәм офицерларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, ә бүген авыр шартларда үз-үзен аямыйча нацизмга каршы көрәшүче якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Тылда аларга һәртөрле ярдәмгә берләшкән зәйлеләргә дә рәхмәт! Тиздән барыбызга бергәләшеп уртак Җиңүне бәйрәм итү көне җитсен, ир-егетләребез яу кырыннан гаиләләре янына әйләнеп кайтсын. Алга таба тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын, ил икътисадын үстерүгә тырыш хезмәтебез белән өлеш кертергә зур максатлар куек!
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.