Зәйдә Россия Герое Сергей Чебнев истәлегенә киокусинкай буенча республика турниры узды

2026 елның 21 феврале, шимбә

21 февральдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия Федерациясе Герое Сергей Чебнев истәлегенә багышланган киокусинкай буенча республика турнирын ачу тантанасы булды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан 260 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты:Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Россия Героеның әнисе-Ольга Константиновна Чебнева, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, Зәй районының Мактаулы гражданы Эдуард Шәйхнур улы Галиев, Россиянең атказанган тренеры Галина Андреевна Шлыкова, Халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир Александрович Голубев, чаңгы узышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Михайлович Иванов, Свердловск өлкәсе вәкиле Владимир Михайлович Устякин,  Зәй районының Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Васильевич Агапов, Россия Героеның икетуган апасы-Светлана Юрьевна Ревина, ТР Киокусинкай ассоциациясе президенты, Россия хәрби сәнгатьләр берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Александрович Даренков. Ярышларның баш хөкемдары Виктор Владимирович Копырин булды. Турнир Россия Герое Сергей Чебнев батырлыгына хөрмәт йөзеннән һәм республиканың спорт тормышында атлетларны һәм мәртәбәле кунакларны берләштергән мөһим вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International