Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 20 феврале, җомга

Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – рядовойлар Куликов Алексей Иванович һәм Гомәров Салават Айрат улы белән хушлашты. Матәм чарасы шәһәр мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле булган кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Алексей Иванович һәм Салават Айрат улы безнең хәтердә мәңгегә үз ватаннарын саклаучылар, чын патриотлар һәм геройлар булып калыр!"- диде Разиф Галиевич.

Хәрби комиссариат вәкиле Георгий Борисов та кайгы уртаклашты.

Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар.

Куликов Алексей Ивановичны Өченче Бөгелде зиратына, Гомәров Салават Айрат улын Зәй районы Суык Чишмә авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан һәм истәлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International