2026 елның июнендә Урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә юнәлдерелгән «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында көллиятләргә һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе старт ала. Проект «яшьләр һәм балалар» милли проекты составына керде. Укыту программалары эш бирүчеләр белән берлектә булдырылды, булачак белгечләрне практик яктан әзерләүгә басым ясала. Программа урта һөнәри белем бирү системасын реформалаштыруга - икътисадның төп тармаклары өчен белгечләр әзерләүнең яңа шартларын тудыруга юнәлдерелгән. Әлеге программаның өстенлеге: укытуның кыскартылган вакыты - традицион 3 - 4 ел урынына әзерлек эшче белгечлекләре өчен 2 - 2,5 ел һәм техник белгечләр өчен 3 елга кадәр вакыт ала. Практикага басым-уку вакытының 70% ка кадәр өлеше практик әзерлеккә бирелә, бу реаль күнекмәләр һәм компетенцияләр формалаштыруны тәэмин итә. Гарантияле эшкә урнашу-партнер-предприятиеләр чыгарылыш укучыларын кабул итү белән кызыксына, бу югары дәрәҗәдәге мәшгульлекне тәэмин итә (белгечлек буенча 85-90% ка кадәр эшкә урнаша). Зәй политехник көллиятендә "Профессионалитет" кысаларында берничә белем бирү программасы буенча белгечләр әзерлиләр: пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлаучы, машина төзелеше технологиясе. Зәй политехника көллияте теләүчеләрне сыйфатлы белем алырга чакыра. Көллияттә уңышлы киләчәк өчен кирәкле бөтен шартлар бар: тәҗрибәле укытучылар, заманча җиһазлар, түләүле практика һәм киләчәктә белгечлекләре буенча эшкә урнашу мөмкинлеге дә.