Зәйдә «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия ярышлары уза

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

18-22 февраль көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 253 кеше катнаша. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, «Челтәр компания»се АҖ генераль директоры урынбасары, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Мәҗитов Алмаз Илгиз улы (СССРның атказанган спорт мастеры да), Россиянең атказанган тренеры, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы Завьялов Александр Александрович, Россиянең атказанган тренеры Галина Андреевна Шлыкова, спорт мастеры, халыкара класслы Россиянең атказанган тренеры Голубев Владимир Александрович, чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Иванов Анатолий Михайлович, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины - Галиев Эдуард Шәйхнур улы, "Зәй шикәре" заводы директоры Цветков Александр Анатольевич, ярышларның техник делегатлары Леонид Владимирович Голубков һәм Озеров Владимир Анатольевич, "Ялта - Зәй" спорт әзерлеге үзәге директоры-Белла Ивановна Огурцова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International