Бүген Зәйдә СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен, «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң түбәндәгеләр бүләкләнде: Денис Алексеев, Әнәс Исмәгыйлев, Руслан Краснов, Константин Кузнецов, Сергей Носов, Максим Паклин, Илдар Сәлимов, Радик Фәрхетдинов, Степан Федоров. Леонид Сарновскийның улына «Батырлык өчен» медален тапшырдылар.
Чарада район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "Мондый каһарманнарны тәрбияләгән, тудырган аналар алдында баш иябез: гаиләләргә, хатыннарга, балаларга – сабырлык һәм ныклык телим!».
СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы- геройлар өчен горурлык һәм чиксез рәхмәт белән тулы тирән символик вакыйга.
Без иң кадерлесен – үз гомерен – Ватан өчен биргәннәр алдында баш иябез. Һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан!