Зәйдә ватан сакчыларын соңгы юлга озаттылар

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар – рядовойлар Мөхәммәдов Виталий Игоревич һәм Осипов Роман Сергеевич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Виталий Игоревич һәм Роман Сергеевич безнең хәтердә мәңгегә үз ватанын саклаучылар, чын патриотлар һәм геройлар булып калачак!"- диде Разиф Галиевич.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук хәрби комиссариатның өлкән белгеч-эксперты Георгий Борисовта белдерде.

Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Хәрби хезмәткәрләр Осипов Роман Сергеевичны Мирный микрорайоны зиратына, Мөхәммәдов Виталий Игоревичны Өченче Бөгелде авылы зиратына җирләделәр.

Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International