Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә район Советының 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы узды
2026 елның 6 феврале, җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры О.В. Коробченко, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты А.Р. Метшин, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Р. Ф. Комаров, Н.М. Атласов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И.Н. Гущин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Өстәмә доклад белән «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ генераль директоры Екатерина Мизрина чыгыш ясады. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин зәйлеләргә иҗади хезмәтләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны гуманитар ярдәм белән тәэмин итеп торганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко утырышта катнашучыларны республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Олег Владимирович Зәй районы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм киләчәктә дә динамик үсеш теләде. Ул билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге рейтингында район елдан-ел үз позицияләрен яхшырта, икътисадый үсеш темпларын һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия. Ул шулай ук район җитәкчелегенә һәм барлык район халкына бердәм хезмәтләре, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Хисап сессиясе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен” медале белән мәдәният өлкәсе ветераны Петленко Марина Александровна бүләкләнде; Мәгариф эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Балалар иҗаты йорты директоры Куликова Валентина Петровнага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде; халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зәй үзәк район хастаханәсе йогышлы авырулар табибы Нәбиуллин Әнвәр Сәүбән улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” мактаулы исеме бирелде; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Зәй муниципаль районы Советының гомуми бүлеге баш белгече Борисова Ирина Геннадьевнага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде; Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдәге казанышлары өчен Кадер урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Чернов Сергей Федоровичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Югары һөнәри осталык, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Аккурайд» ҖЧҖ тәгәрмәчләр җитештерү цехының технологик җайланмаларын көйләүче Дувалов Александр Федорович Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Югары һөнәри осталыгы, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рәхмәте белдерелде; югары һөнәри осталыгы, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Техно заводы» ҖЧҖ филиалы директоры Мамонтов Андрей Валерьевичка, «Татэнерго» АҖ филиалы-Зәй ГРЭСЫ электр цехы инженер – электронигы Клепиков Александр Александровичка Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Рәхмәте белдерелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеше өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улының Рәхмәт хатлары Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Максимов Сергей Васильевичка, Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Мөхтәров Зиннур Заһир улына тапшырылды. Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибының клиник – эксперт эше буенча урынбасары Кочеванова Светлана Михайловнага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. Тәбрик итәбез!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча бәйрәм турниры узды
9 март көнне “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында бик матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган волейбол турниры узды!
7
март, 2026 ел
Халыкара хатын - кызлар көне- 8 Мартка багышланган, "Иң сөйкемле һәм сөеклеләргә"дип аталган бәйрәм программасы үтте
Үзәк китапханәдә «Өмет» клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары өчен, 8 мартка «Иң сөйкемле» дип аталган бәйрәм программасы узды.
Хәрби-патриотик клублар активистлары интернациональ конфликтларда катнашучыларның әниләрен котлады
Истәлекле бәйрәм алдыннан "Гвардия" һәм "Форпост" хәрби-патриотик клублары активистлары Чечен һәм Украина интернациональ конфликтлары зоналарында хезмәт итүче солдат аналарына хөрмәт һәм ихтирам белдерү өчен берләштеләр.
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз