Роспотребнадзор, һава торышы начар булу сәбәпле, рейс туктатылган яки тоткарланган очракта авиапассажирларның хокуклары турында хәбәр итә

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Катлаулы һава шартлары рейсны күчерүгә, туктатуга, шулай ук маршрут шартларының үзгәрүенә китерергә мөмкин.

Әгәр дә бу хәл булган икән, авиакомпания пассажирларга мәгълүмат бирү буенча чаралар күрергә тиеш. Шул ук вакытта рейсның гамәлдән чыгарылуы яки шактый тоткарлануы, маршрутның үзгәрүе яки рейсның расписание буенча үтәлмәве пассажирның ташудан мәҗбүри баш тартуы дип таныла.

Бу очракта пассажир түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, хәтта иң башта билет өчен акча кире кайтарылмый, дигән статус булса да. Моның өчен пассажирлар йөртүгә җаваплылык алган компаниягә карата дәгъва төзергә һәм аңа зыянны раслый торган документларның күчермәләрен беркетергә кирәк.

Моннан тыш, авиарейс тоткарланган очракта пассажир, багажының түләүсез саклануына хокуклы. 7 яшькә кадәрге балалар өчен ана һәм бала бүлмәләре бирелергә, рейс 4 сәгатьтән артык тоткарланган очракта салкынча эчемлекләр һәм кайнар ризык белән тәэмин ителергә, көндез 8 сәгатьтән артык,ә төнлә 6 сәгатьтән артык көткәндә кунакханәдә урын бирелергә тиеш.

Әгәр авиакомпания законлы таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартса, пассажир Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре кулланучылар хокукларын яклауда консультация һәм практик ярдәм күрсәтәчәк.

Мөрәҗәгатьләрне рәсми сайттагы "Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлеге аша җибәрергә мөмкин rospotrebnadzor.ru яисә 8 (800) 555-49-43 телефоны буенча бердәм консультация үзәгенә шалтыратырга. Шалтырату Россия буенча абонентлар өчен бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International