Шушы көннәрдә Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды.
Призерлар арасында Зәйдән сәләтле укучылар бар. Алар: 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Амелия Кәмәлиева, 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Кристина Соловьёва, 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Азалия Галимова яхшы белемнәр һәм югары әзерлек күрсәттеләр.
Бу уңышлар артында мәктәп укучыларының хезмәтләре генә түгел, аларның остазларының һөнәри эше дә тора. Олимпиада призерларын 2 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Кузнецова, 6 нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Красильникова әзерләделәр.