30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлегендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү бүлеге координацион советының киңәйтелгән утырышы узды, анда 2025 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәйтелгән утырышта Зәй районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Зәй районында җирле бүлеге рәисе Мария Боровинских катнашты.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен, Мария Никитична Боровинских Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы тапшырды.
СФРның Татарстан бүлеге Идел буе федераль округында иң эре бүлекчәләрнең берсе булып кала. 2025 елда республика халкына 1 млн.нан артык дәүләт хезмәте күрсәтелде, шуның 93% ы электрон форматта башкарылды, 1,1 миллионнан артык кешенең барлык пенсияләре һәм социаль түләүләре вакытында һәм тулы күләмдә түләнгән.