Район башлыгы медицина хезмәткәрләре белән 2025 елга йомгаклар һәм киләчәккә куелган бурычлар турында фикер алышты

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә район башлыгы Разиф Кәримовның медицина учреждениесе коллективы белән эшлекле очрашуы булды.

Чара поликлиниканың яңартылган бүлекчәләре буйлап экскурсиядән башланды, анда район җитәкчелегенә 2025 ел ахырында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында килгән яңа җиһазларны күрсәттеләр.

Конференц-залдагы киңәшмә барышында Разиф Кәримов районның барлык медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, халыкка ярдәмнәре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга  күрсәткән  ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде.

2025 елда эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турындагы доклад белән баш табиб Айдар Фатыйхов чыгыш ясады. Узган ел төп эш диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә юнәлдерелгән иде. Зурлар арасында аерым төркемнәрне диспансерлаштыру 98% тәшкил итте. Районның эре предприятиеләрендә «сәнәгать диспансеризациясе» (7227 хезмәткәр каралды) һәм репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру (5935 кеше җәлеп ителде) кебек яңа форматлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Авыл халкына һәм өлкән буынга аерым игътибар бирелде. Бер ел эчендә үзәк район хастаханәсе стационарларында 7,4 меңнән артык пациент дәваланган, 1050 операция башкарылган. 

   2025 ел матди-техник базаны ныгыту өчен әһәмиятле булды. Авылда 11 объект капиталь ремонтланган, яңа модульле ФАП төзелгән, стоматология бүлеге яңартылган. Хастаханә өч яңа ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 56 млн сумнан артык заманча җиһазлар, шул исәптән РКТ һәм маммограф аппараты да алынган.

   Быелгы төп бурычлар дип баш табиб гомуми үлем күрсәткечен 2025 ел дәрәҗәсеннән арттырмауны куйды. Моның өчен халыкны 100% профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары булган пациентларга диспансер күзәтүен көчәйтү,бала табуга ярдәм итү хезмәтен камилләштерү, шулай ук яңа технологияләрне актив кертүнең планлаштырылуын һәм мөһимлеген ассызыклады.

  Очрашу Зәй үзәк район хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International