Бүген «Без бергә» психологик - педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды. Очрашу патриотик чыгышлардан һәм һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлыктан башланды.
Разиф Кәримов сугышчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Зәйдә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул якташларыбыз үзләренең геройлары белән горурланалар һәм аларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр, дип ассызыклады.
Очрашу азагында бүләкләү тантанасы узды.
Ватанны һәм илнең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда сугыш хәрәкәтләрендә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен, безнең хәрбиләребез Жуков һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнделәр.
«Герой атасы» республика күчмә күргәзмәсен оештыруда югары һөнәри осталык күрсәткәне өчен, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Рәхмәт хаты белән район башлыгы Разиф Кәримов бүләкләнде.