Бүген физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге белгече Айрат Гатауллин, спорт өлкәсе хезмәткәрләре, гомуми белем мәктәпләренең физик культура укытучылары һәм директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре вәкилләре һәм тармак ветераннары катнашты.
Коллегия кысаларында районда спорт объектларын йөреп чыктылар һәм спортның культивацияләнә торган төрләре белән таныштылар.
Пленар өлеш Зәй 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Анда 2025 елдагы спорт эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Чара азагында учреждение хезмәткәрләренә һәм спорт активистларына бүләкләр тапшырылды.