29-30 гыйнварда Алабуга шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхәбетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Зәй спортчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Хисмәтуллин Александр көмеш медаль (тренеры Салихова Р.Р.), Кәлимуллин Кәрим бронза медаль (тренеры Салихова Р.Р. һәм Кәлимуллин Л.М.), Абзалов Илвар шулай ук бронза медаль яулады (тренеры Салихов Р.Ф.).