Бүген Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе И.Н. Гущин катнашында халык очрашуы узды. Җыелыш башланганчы шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды, биредә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алды.
Район башлыгы Разиф Кәримов очрашуны районның социаль-икътисади үсеше турындагы чыгышыннан башлады, 2025 елдагы эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде. Очрашуга җыелган иске зәйлеләргә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Максимов С.В. узган елда шәһәрне төзекләндерү эшләре һәм 2026 елга бурычлар турында хәбәр итте.
Җыелышта катнашучылар шулай ук микрорайондагы оператив вәзгыять турында, тагын бер кат мошенниклык фактлары һәм аларның тозакларына эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүмат ишеттеләр. Очрашу азагында бүләкләү тантанасы булды.
Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Мәктәп» һәм «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Долгова С.И.һәм Лугинина С.Н. хезмәтләре билгеләп үтелде.
Актив гражданлык позицияләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен, "Макраме" клубы волонтерлары Иванова Светлана Семёновна, Әхмәтшина Рәсимә Рәүф кызы, Карпова Анна Васильевна, Сафина Гөлүсә Шәфигулла кызы, Сержантова Анна Дмитриевна бүләкләнделәр.