Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан В.Н.Степанов белән хушлашты

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы контракт хезмәте кече сержанты Степанов Виктор Николаевич белән хушлашты. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды.

  Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының әнисенә, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

   "Хөрмәтле Елена Ивановна, хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Виктор Николаевич безнең хәтердә мәңгегә үз дәүләтен саклаучы, чын патриот һәм чын герой булып калачак! Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.

 Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

    Виктор Николаевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Виктор Степановны Мирный микрорайоны зиратына җирлиләр.

    Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International