Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 2000нән артык күп балалы әни пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы файдаланды. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан тәрбиягә алынган балаларны сигез яшькә кадәр тәрбияләүче хатын-кызлар да файдалана ала. Кануннар нигезендә вакытыннан алда пенсиягә чыгуның түбәндәге яшь чикләре билгеләнде: биш һәм аннан да күбрәк балалы хатын-кызлар - 50 яшьтән, дүрт бала белән - 56 яшьтән, өч бала белән - 57 яшьтән лаеклы ялга чыга ала», - диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 2026 елда вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен күп балалы анага кимендә 15 ел иминият стажы тупларга һәм 30 пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк. ИПК санаганда, балаларны тәрбияләү чоры календарь ел исәбеннән исәпкә алына: беренче бала өчен -1,8 балл, икенчесенә - 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен 5,4 балл исәпләнә. 2026 елдан закон барлык балаларны карау чорларын иминият стажына кертүне күздә тота, бу биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең пенсияләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бала карау чорларын иминият стажына кертү өчен әлеге периодларга кадәр һәм аннан соңгы чорда хатын-кызның иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән хезмәт чорлары булу зарур. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
март, 2026 ел
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
5
март, 2026 ел
Зәйдә хатын-кыз активистларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов «Масксети Зәй с Вами» хәрәкәте волонтерлары төркемендә булды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән Сергей Васильевич хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады һәм актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
«Әниләргә мәдхия» кичәсе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре килгән кунакларны котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
Зәйдә социаль хезмәт алучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйлар
Халыкара хатын-кызлар көне ел саен 8 мартта билгеләп үтелә һәм хатын-кызларга, аларның казанышларына һәм җәмгыятькә керткән өлешләренә багышланган бәйрәм булып санала. Бу көнне гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кыз роленең мөһимлеген ассызыклап, әниләргә, апаларга, дус кызларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәт белдерү кабул ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз