Өлкән буын аралашу үзәгендә "Раштуа очрашулары " узды

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Раштуа атнасында өлкән буын аралашу үзәгендә «Раштуа очрашулары» узды. Очрашу өчен сәбәп булып узган Яңа ел бәйрәмнәре, Раштуа булды, аларны һәркем дә ярата. Җитәкче урынбасары Илдар Хисамиев аралашу үзәгенең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, 2026 елга планнар турында сөйләде һәм иң актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Чара халык традицияләре элементлары белән үтте: «Русская душа» халык иҗат коллективының шигырьләре, дәртле җырлары яңгырады. Шулай ук «Бию терапиясе» курсы буенча Өченче буын университетта катнашучылар Лидия Нестягина җитәкчелегендә берничә мөстәкыйль биюдән торган хареографик композиция башкардылар, алар алган осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International