Район башлыгы православие дине халкын Качману бәйрәме белән котлады

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген православие динен тотучылар төп христиан бәйрәмнәренең берсен-Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Елдан-ел бу көнне изгеләндерелгән су җыярга һәм бәкегә чумарга теләүчеләр «Изге чишмә» янына җыела, анда йола үтәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Чарада катнашучыларны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады, дин тотучыларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Суны изгеләндерүне Зәй округы благочинные вазифаларын башкаручы Родион Садыйков үткәрде. "Барлык христианнарны да Качману бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм безне ходайга тагын да якынайтсын, чөнки һәр дини бәйрәм - ул ходай белән кеше арасындагы үзенчәлекле бәйләнеш, ә бигрәк тә без суны җан һәм тәнне савыктыру өчен изгеләндергән көн, - дип билгеләп үтте Родион атакай. Суга чумарга теләүчеләр өчен киенү һәм җылыту урыннары булдырылды, йолада катнашучыларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Гражданнарның иминлеген кичкә кадәр коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре күзәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International