Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында яшьләрне маршрутлаштыру проекты старт алды
2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
«Кадрлар» милли проекты кысаларында Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге яшьләрне маршрутлаштыру проектын гамәлгә ашыруга кереште. Аның төп бурычы-мәктәп укучылары һәм студентлар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эш оештыру, аларга һөнәргә шәхси маршрут төзергә ярдәм итү. Беренче һөнәри юнәлеш бирү чарасы 2026 елның 15 гыйнварында уздырылды. «Зәй политехника көллияте» ДАҺБУ базасында Зәй 5нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары белән очрашу булды. Чарада 8 укучы катнашты. Профконсультант «Россия эше» бердәм цифрлы платформасы һәм аның мөмкинлекләре, Зәй районының ихтыяҗлы һөнәрләре, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм сервислар, шулай ук үткәрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләде. Очрашуның мөһим өлеше профориентацион тестлаштыру булды. Аның ярдәмендә укучылар үзләренең көчле якларын һәм шәхес үзенчәлекләрен ачыкладылар, эшчәнлекнең теге яки бу төренә һәвәслекләрен билгеләделәр, һөнәри юл сайлау буенча беренчел киңәшләр алдылар. Очрашу азагында укучыларны кадрлар үзәгенә килергә һәм аның сервисларыннан файдаланырга чакырдылар. Яшьләрне профориентацияләү һәм маршрутлаштыру проекты Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Аның максаты-яшьләргә һөнәри үзбилгеләнүдә, белем траекториясен сайлауда, алган белгечлекләре буенча туган районында эшкә урнашуда комплекслы ярдәм күрсәтү. Проект яшьләрне һөнәри ориентацияләүнең һәм озатып йөрүнең бердәм системасын төзи. Бу укучыларга һәм студентларга җирле эш бирүчеләр белән танышырга, хезмәт базарының реаль ихтыяҗлары турында белергә, һөнәргә шәхси маршрут төзергә мөмкинлек бирә. Профконсультант Наталья Куликова билгеләп үткәнчә: «Профориентация барышында без төбәк кадрлар ихтыяҗын фаразлау мәгълүматларын исәпкә алабыз һәм балаларны, алар чыгарылыштан соң ук эшкә чыга алсын өчен, популяр һөнәрләр белән таныштырабыз". Проектны гамәлгә ашыру һәр укучыга, студентка һәм чыгарылыш укучысына һөнәргә реаль маршрут алырга, ә Зәй районы икътисадына квалификацияле кадрлар кытлыгын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, «кадрлар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проект яшьләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштырып кына калмый, ә карьераларында уңышлы старт алу өчен шартлар да тудыра — туган районнарында калу мөмкинлеге дә бирә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз