18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә Православ христианнары бөек бәйрәмнәрнең берсен – Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне район гыйбадәтханәләрендә тантаналы гыйбадәт кылулар узачак, аларда традицион рәвештә суны изгеләндерү йоласы башкарылачак. Дин тотучылар изгеләндерелгән суны җыя алачак, ә күпләр традиция буенча бәкеләрдә чумарга планлаштыра. Йоланы имин үткәрүне тәэмин итү өчен районда махсус эш оештырылган. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында барлык кирәкле чаралар килештерелде. Халыкка су коену өчен рәсми рәвештә ике урын билгеләнгән: Иске Зәйгә урау юлы янында урнашкан «Изге Чишмә» (коену вакыты 18.01.18:00 дән 19.01. 18:00 сәгатькә кадәр); Александр Невскийның Красный Ярдагы Изге чишмәсе, Александр Бистәсе авыл җирлеге (коену вакыты 23:00 дән 02:00 сәгатькә кадәр). Бу мәйданчыкларда катнашучыларның уңайлылыгы һәм иминлеге өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак: киенү һәм җылыну өчен махсус урыннар җиһазландырылачак, кизү тору оештырылачак. Тәртип һәм теләсә нинди ситуациягә оператив җавап бирүне полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре күзәтәчәк. «Изге чишмә»гә барырга теләүчеләргә уңайлы булсын өчен, чишмәгә маршрут автобуслары керү оештырылачак, алар "35 квартал" тукталышыннан 5:05, 6:05, 6:35, 7:35, 8:20, 9:20, 9:50, 10:50, 12:20, 12:50, 14:20, 15:20, 15:50, 16:50, 17:20, 18:20, 19:45. "Сельхозтехника" тукталышыннан 5:50, 6:50, 7:20, 8:20, 9:05, 10:05, 10:35, 11:35, 13:05, 13:35, 15:05, 16:05, 16:35, 17:35, 18:05, 19:05, 20:30 кузгала. «Изге чишмә» не изгеләндерү 19 гыйнварда 11.30 сәгатьтә башлана. Район җитәкчелеге барлык православие динендәгеләрне бөек бәйрәм белән котлый һәм бәйрәм чараларында катнашучыларны сак булырга чакыра, Качману бәйрәме уңай тәэсирләр белән генә истә калсын өчен, бу көнне барлык кагыйдәләрне төгәл үтәү аеруча мөһим.