Район башлыгы шикәр заводы һәм элеватор хезмәт коллективлары белән очрашты

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Бүген «Зәй шикәре» АҖ актлар залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары җыелышы узды. Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә куелган планнар белән уртаклашты. “Агрокөч” АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Цветков 2025 елда предприятиенең җитештерү күрсәткечләре һәм 2026 елга планнары турында мәгълүмат җиткерде. Бүгенге көндә "Зәй шикәре" АҖ Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Шикәр чөгендерен эшкәртү һәм шикәр җитештерүнең уртача тәүлеклек куәте күрсәткечләре буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы заводлары бишлегенә керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре шикәр комы, патока һәм гранулалы чөгендер түбе җитештерү. Барлык продукция ГОСТка туры килә, продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы катгый контрольдә тотыла.

   Баш инженер-җитештерү башлыгы Рамил Хәбибрахманов элеватор эшчәнлегенең төп юнәлешләре: ашлык кабул итү, киптерү, чистарту, саклау, җибәрү һәм сату турында сөйләде. 7,8 га мәйданлы объект Заман сәнәгать паркы территориясендә урнашкан. Предприятиедә 57 кеше эшли. 2025 елда саклау өчен 142 мең тоннадан артык бөртекле һәм майлы культуралар кабул ителде. Зәй элеваторы иң инновацион элеватор булып тора: барлык процесслар автоматлаштырылган һәм диспетчер тарафыннан дистанцион контрольдә тотыла. Йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективларына Зәй районы иминлеге хакына яңа уңышлар теләде. Район башлыгы шулай ук бүләкләү тантанасын уздырды. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Зәй элеваторы» ҖЧҖнең 1 категорияле хисапчысы Хәсәнова Римма Сергеевна бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә намуслы хезмәте өчен, «Зәй шикәре» АҖнең контроль - үлчәү приборлары һәм автоматика хезмәте мастеры Латыйпов Равил Наил улы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International