Зәйдә кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән 49 нчы очрашу узды

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген “Без бергә” психологик - педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы узды. Чарада бер минут тынлык белән һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Аны патриотик шигырь белән Сапаев Макар һәм Зәй сәнгать мәктәбе солисткасы Кыямова Алсу «Минем Россия» җыры белән ачып җибәрделәр.

     Чәй өстәле артында, Ватан мәнфәгатьләрен кайгыртучы солдатлар белән очрашу вакытында Разиф Галиевич аларны кыскача районның социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Хәрбиләр үз чиратында, район җитәкчелегенә һәм барлык зәйлеләргә мораль һәм гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

  Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә бала туу уңаеннан, район башлыгы Хәлиловлар гаиләсенә - хәрби хезмәткәрнең хатыны Алинә Алексеевнага, Носовлар гаиләсенә Игорь Михайлович һәм Ангелина Алексеевналарга 100 000 сумлык сертификат тапшырды.

     Зәйлеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре һәм хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен 06705 хәрби часть командованиесе Рәхмәте белдерелде.

   “Чернобыльчеләр союзы”иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе, район керәшеннәре җәмгыяте рәисе Атласов Валентин Александрович “Махсус хәрби операциядә Җиңүгә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде.

      Гуманитар ярдәмне оештыруга, җыюга һәм җибәрүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улының Рәхмәт хаты, «Җылы Зәй» хәйрия фонды җитәкчесе Кыямов Марат Факил улына тапшырылды.

  Гуманитар ярдәмне оештыруга, җыюга һәм җибәрүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибенең Рәхмәт хаты белән, «Теплосервис» ҖЧҖ баш инженеры Храмов Евгений Анатольевич бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International