Район башлыгы «Аккурайд уилз Русия " ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Р.Г. Кәримовның беренче очрашуы бүген «Аккурайд уилз Русия» ҖЧҖ предприятиесендә узды. Разиф Гали улы машина төзүчеләрне 2025 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде. Ул шулай ук «Аккурайд уилз Русия» ҖЧҖнең районның социаль-икътисади үсешендәге ролен билгеләп үтте, коллективны елның лаеклы тәмамлануы белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, 2026 елда җитештерү темпларының тагында үсүен теләде.

   Генераль директор Екатерина Мизрина шулай ук коллективны һәм район башлыгын 2026 елга куелган планнар белән таныштырды, киләчәктә дә завод хезмәткәрләренең эш урыннарында тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы булачагын билгеләп үтте. 2026 елга предприятие алдында түбәндәге бурычлар тора: җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыру, чыгымнарны киметү, хезмәт һәм куркынычсызлык шартларын яхшырту, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү, җитештерүне модернизацияләү.

   Предприятиедә 461 кеше эшли, 10 вакансия бар. Екатерина Анатольевна шулай ук барысын да Яңа ел белән котлады, коллективка уңышлы хезмәтләре өчен, ә район җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International