Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Россельхозцентр башлыгын лаеклы ялга озаттылар
2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, З.Э. Тәхәветдинованы лаеклы ялга озаттылар. Зәлия Эльбрус кызы туган җирендә 40 ел хезмәт куеп, үзен республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлады. Хезмәт эшчәнлеген Мөслим районында әйдәп баручы агроном булып башлый, 2001 елдан Зәй орлык инспекциясе башлыгы, 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр Россельхозцентр ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында Зәй районы бүлеге башлыгы булып эшли. "Сезгә Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәтегез, Зәй муниципаль районының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Ихлас күңелдән сезгә барлык изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет телим. Киләчәктә дә сезгә иминлек һәм тотрыклылык юлдаш булсын!", - диелә район башлыгының Зәлия Тәхаветдиновага язган Рәхмәт хатында. Район башлыгы белән очрашуда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалыннан В. Л. Новичков - Зәлия Тәхәветдинованың турыдан-туры җитәкчесе дә катнашты. Виталий Леонидович шулай ук Зәлия Эльбрус кызына Рәхмәт хаты тапшырды, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз