"Татарстан Республикасының иң яхшы ТИҮ" конкурсы турында

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы тарафыннан «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсын уздыру турында карар кабул ителүе турында хәбәр итә. Конкурс 2 этапта үткәрелә:1 этап-муниципаль, 2 этап-республика этабы.Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 19 - 30 гыйнварында, дүшәмбедән җомгага 8.00 - 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 йорт, 125 нче бүлмә, яисә түбәндәге электрон почта аша: Elena.Haybrahmanova@tatar.ru, белешмәләр өчен телефон: 9-90-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International