Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы –контракт хезмәте рядовое Белов Вячеслав Александрович белән хушлашты. Матәм чарасы Мирный микрорайоны мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Бу авыр көннәрдә сезгә һәм якыннарыгызга сабырлык һәм ныклык телим. Сугышчы тынычлыкта ятсын!"- диде Разиф Галиевич.
Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов РФ Оборона министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Вячеслав Александровичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Бер минут тынлык белән солдатны искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Вячеслав Беловны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан һәм истәлек!