Тхэквондо буенча ТР беренчелеге узды

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
11 гыйнварда Менделеевскида тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында ТР беренчелеге узды. Ярышларда Россия беренчелегенә сайлап алуның беренче этабы булды. Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәрләреннән 140 кеше катнашты. “Зәй” спорт мәктәбе спортчылары нәтиҗәләре: 1 урын Гусева Полина, 68 килограммга кадәр; 2 урын Иванов Әмир, 73 кг кадәр; 3 урын Шәфиева Таңсылу, 59 кг га кадәр. Гусева Полина кара пояска норматив үтәде һәм Рязань шәһәрендә 7-13 февраль көннәрендә узачак Россия беренчелегенә юллама алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International